
С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсендә кунакта танылган шагыйрь, журналист, “Белла” халыкара әдәби премиясе лауреаты, С. Сөләйманова һәм Ш. Галиев исемендәге әдәби бүләкләр иясе, 2026 елда Габдулла Тукай исемендәге әдәби премиягә тәкъдим ителгән язучы Лилия Фаис кызы Гыйбадуллина булды.
Очрашуда башлангыч сыйныфлар һәм 6 «А» сыйныф укучылары, китап сөюче дуслар җыелды. Чара барышында язучының балалар өчен язылган «Бишенче гомер» әсәре буенча фикер алышу узды.
Ч. Айтматов исемендәге гимназия укучылары хәйләле, шаян, ярату һәм наз тулы шигырьләрне бер сулышта тамашачыларга җиткерделәр.
«Туган телне сайламыйлар, туган тел ул бер генә» дип исемләнгән очрашу укучылар күңелендә горурлык хисләре уятып, озак вакытка истәлек булып калачак.
Очрашу язучының автографын алу һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


